news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ринат Насыйров: Мин — татар, дип горурланучы яшьләр көннән-көн азая бара

Халык санын алу көннәрендә бик нык эшләргә, тирәнрәк уйларга кирәк, ди Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле.

Ринат Насыйров: Мин — татар, дип горурланучы яшьләр көннән-көн азая бара
Салават Камалетдинов

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиле Ринат Насыйров сүзләренчә, теләсә кайсы бинага кереп, мин — татар, дип горурланырлык яшьләр көннән-көн азая бара.

«Мин - татар җирендә торам, мин - татар кешесе», — дип киң күңел белән кыенсынмыйча әйтү җитми, диде ул. «Гаиләдә татар баласы тугач, без бик шатланабыз. Ә өлкәдә? Ник без аны үзебезнеке итеп күрмибез соң?», — диде ул Милли Шура утырышында.

Ринат Насыйров татар халкының саны быелгы җанисәптән соң артырга тиешлеген әйтте.

«Кайда гына булса да, татарлык алдан чыгарга тиеш. Сүз белән генә түгел, эш белән дә. Татарларның саны быел җанисәптән соң бик нык артырга тиеш. Алдагы елларда язылмыйча калган татарларны яздырырга, уйламаганны уйлатырга, эшләмәгәнне эшләтергә үзебезнең фикердәшләр күренми, — диде ул.

Ринат Насыйров һәр татар кешесе үз-үзенә җитди максат куярга тиешлеген әйтте. «Безгә турыдан-туры: «Сез монда кирәкмисез. Башка халыклар артсын, сезнеке кимесен», — диләр. Халык санын алу көннәрендә бик нык эшләргә, тирәнрәк уйларга кирәк. Бүленү дә тарихны белмәүдән генә», — ди ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100