Павлодар шәһәрендә татар теле дәресләре яңартыла

Ана телен 6-18 яшьлек малайлар һәм кызларга өйрәтәчәкләр.
(Казан, 24 август, "Татар-информ"). Сентябрь аенда Павлодар шәһәрендә балаларга татар теле дәресләрен Казаннан килгән укытучы бирәчәк. Бу хакта җирле татарларның мәдәни үзәге хәбәр итә.  Татар теле дәресләренә 6-18 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр чакырыла. Ел дәвамында алар ана теленнән тыш, татар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, җыр-биюләрен дә өйрәнәчәк, диелә хәбәрдә.