Мәшһүр Туфан ага Миңнуллинны искә алу чаралары була

Бүген – Мәскәүдә, иртәгә – Казанда һәм Туфан аганың туган төбәгендә

 (Казан, 24 август, “Татар-информ”). Күренекле татар драматургы, публицист, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинны искә алу чаралары уздырылачак. Бүген, ягъни 24 августта сәгать кичке 6да башланачак мәдәни чара Асадуллаев йортында була. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллеге белән берлектә оештырылган әлеге чара, 2012 елда арабыздан киткән Туфан ага Миңнуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан, үткәрелә.

Г.Камал театры Т.Миңнуллин пьесалары буенча озак еллар дәвамында сәхнәдән төшми уйналган егермедән артык спектакль сәхнәләштерде:“Әлдермештән Әлмәндәр”, “Җанкисәккәем”, “Гөргөри кияүләре”, “Мулла” һ.б.

Мәскәүлеләр 24 августта “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Хушыгыз”, “Мулла”, “Гөргөри кияүләре”, “Диләфрүз-Remake” кебек танылган спектакльләрдән өзекләр карау бәхетенә ирешәчәкләр.

Туфан Миңнуллин белән күп еллык дуслыклары һәм иҗади эшчәнлекләре турында Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров һәм драматургның кызы Әлфия Юнысова үзләренең хатирәләре белән уртаклашырга җыена. Кичәдә, шулай ук, Татарстанның халык артистлары Луара Шакирҗанова, Хәлим Җәләлов, Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Әсхәт Хисмәтов, Камалның яшь артистлары Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин катнаша. Алар башкаруында бөек Туфан Миңнуллинның истәлегенә багышланган шигырьләр, җырлар яңгыраячак, дип хәбәр итә Камал театрының матбугат хезмәте.

25 августта исә Казанда бер төркем зыялылар, иҗатчылар катнашында Туфан Миңнуллинның каберенә чәчәкләр китерү тантанасы була. Көннең икенче яртысында Туфан агага багышланган мәдәни чаралар драматургның туган ягында - Татарстанның Кама Тамагы районында дәвам итәчәк. Олы Мәрәтхуҗа авылындагы йорты ишегалдында Туфан Миңнуллинга куелган бюст рәсми ачыла. Камал театры иҗатчының аның туган авылында ачык һавада “Мулла” спектаклен тәкъдим итәргә җыена. Шул уңайдан ТР Мәдәният министрлыгы халыкны Казаннан Кама Тамагы районына автобус белән алып барып кайтуны оештыра.