Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чиләбедә Тарихи музейда «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачылды
Көньяк Урал дәүләт тарихи музеенда күргәзмәне Татарстанның Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тәкъдим итә.
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген, 24 июнь көнне, Чиләбедә Көньяк Урал дәүләт тарихи музеенда «Татарларда кунакта» дигән яңа күргәзмә ачылды. Аны Татарстанның Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы тәкъдим итә.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, күргәзмә татар халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре хәзерге заман сынлы сәнгате һәм этнографиясе аша күрсәтелүе белән кызыклы.
«Менә 16 ел инде безгә ел саен дөньяның төрле илләреннән һәм Россия төбәкләреннән рәссамнар килә һәм ун көн дәвамында бирелгән тема буенча эшлиләр. Алар иҗат иткән әсәрләр музей-тыюлык фондларында кала. Коллекция шактый тупланды һәм бу эшләрне төрле принциплар буенча формалаштырып, аларны бөтен дөнья буйлап йөртәбез», — ди Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының хәзерге заман этносәнгате музее мөдире Зилә Нигамаева.
«Татарларда кунакта» — Татарстан АССРның 100 еллыгына һәм Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерләнгән проектларның берсе. Күргәзмә татар көнкүреше әйберләре, милли кием элементлары, бизәнү әйберләре һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре белән тулылана, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз