Ульяновскиның бердәнбер татар мәктәбендә чыгарылыш кичәсе

Ульяновски шәһәренең 91 нче санлы татар мәктәбен быел 32 егет һәм кыз тәмамлап чыкты
(Ульяновски, 24 июнь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Нәкъ ике ел элек Ульяновски шәһәрендә эшли башлаган 91 нче санлы татар этномәдәни компонентлы мәктәбендә быел беренче чыгарылыш - өлкә үзәгендәге бердәнбер милли мәгариф учагын 32 егет һәм кыз тәмамлап чыкты. Шушы шатлыклы вакыйга уңаеннан, җирле татар мохтәрияте һәм мәктәп җитәкчелеге Яңа шәһәрнең “Крылья” мәдәни үзәгендә зур бәйрәм оештырдылар.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын һәм аларның әти-әниләрен беренче булып татар мәктәбенең директоры Әлфия Абетдинова сәламләде.
- Милли мәгариф учагының беренче карлыгачларына өлгергәнлек аттестатлары тапшыру бәхетенә ирешүем белән чиксез бәхетлемен. Аларның төрле һөнәр ияләре булып, илебезгә һәм туган халкыбызга тугрылыклы хезмәт итәчәкләренә һич кенә дә шигем юк. Бүген исә мәктәбебезгә яңа укучылар кабул итү өстендә эшлибез. Бездә 1 сыйныфтан башлап – татар телен, 2 сыйныфтан – инглиз телен, 3 сыйныфтан – информатиканы, 5 сыйныфтан - гарәп телен өйрәнү, 9-10 сыйныфларда параллель рәвештә 2 нче санлы медицина колледжында да белем алу мөмкинлеге тудырылган, - диде Әлфия Абетдинова.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәмис Сафин милли мәктәпне бары тик яхшы билгеләргә генә тәмамлаучыларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Ул егет-кызларны конгресс квоталары буенча Казан университетларына укырга керергә дә чакырды. Ульяновски өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Фәрит Әюпов та уку алдынгыларын Рәхмәт хатлары белән сөендерде. Мохтәрият үтенечен исәпкә алып, шәһәр мэриясе татар мәктәбенең физика һәм химия кабинетлары өчен җиһазлар юнәтү максатында ярты миллион сум чамасы акча бүлеп бирергә булды, дип хәбәр итте ул. Татар эшкуарларының “Сембер” клубы президенты Руслан Гайнетдинов та чыгарылыш сыйныф укучыларын кыйммәтле бүләкләре белән чиксез шатландырды. Безнең клуб киләчәктә дә татар мәктәбе белән тыгыз элемтәдә торырга ниятли, дип белдерде Руслан әфәнде.
Мәркәзебез Казаннан кадәр ерак юлны якын итеп килгән эстрада йолдызы Резедә Шәрәфиева һәм “Сембер” халык ансамбленең солисткалары Җәмилә Мифтахова, Алсу Альметова исә татар мәктәбе укучыларын һәм аларның ата-аналарын, әби-бабаларын халкыбызның җыр-моңнары белән сыйладылар.