Әстерханда өлкә Сабан туе 29 майда узачак

Бәйрәмне Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте һәм Әстерхан өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе оештыра.

(Казан, 24 май, «Татар-информ»). 29 майда Әстерхан өлкәсендә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе узачак.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйрәмне Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте һәм Әстерхан өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе оештыра.

Быел Сабан туе өч мәйданчыкта узачак: Әстерхан шәһәрендә «Дуслык йорты» территориясендә (Богдан Хмельницкий урамы, 9, корпус 3Б), Нариман районының Каңга авылында һәм Идел буе районының Җәмәле авылында.

Барлык мәйданчыкларда да кунаклар өчен Әстерхан коллективлары, шулай ук Татарстан Республикасыннан килгән иҗат коллективлары һәм башкаручылар катнашында концерт программасы әзерләнгән.