Үзбәкстанда кайсы шәһәрләрдә Сабантуй була - исемлек

Үзбәкстан башкаласында милли бәйрәм 10 июнь көнне булачак.
(Казан, 24 май, «Татар-информ»). 10 июнь көнне 10.00 сәгатьтә Ташкент шәһәрендә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе узачак, дип хәбәр итә Татарстанның Үзбәкстандагы Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте. Үзбәкстан башкаласыннан тыш, Сабан туен түбәндәге шәһәрләрдә дә үткәрәчәкләр:27 май, 10:00 - Янгиюль шәһәре, А.Нәвои исемендәге мәдәният һәм ял паркы;27 май, 10:00 - Фирганә шәһәре, үзәк мәдәният һәм ял паркы;10 июнь, 17:00 - Үргәнч шәһәре, Д.Мангуберды исемендәге парк;10 июнь, 17:00 — Бохара шәһәре, Саманидлар исемендәге мәдәният һәм ял паркы;8 июль, 17:00 — Сәмәрканд шәһәре, «Ешлик» мәдәният һәм ял паркы;24 июнь, 11:00 — Җизак шәһәре, «Бустон» рестораны;8 июль (якынча) — Чиракчи шәһәре (Кашкадәрья өлкәсе).