Бишкәкнең Эрик Латыйпов җитәкләгән “Шатлык” ансамбле Истанбулда үтәчәк төрки халыклар фестивалендә катнашачак

Бишкәкнең Эрик Латыйпов җитәкләгән “Шатлык” ансамбле Истанбулда үтәчәк төрки халыклар фестивалендә катнашачак

(Бишкәк, 24 май, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). 27 майда Төркиядә ачылачак X Бөтендөнья төрки балалар иҗаты фестивалендә Бишкәктән “Шатлык” хореография ансамбле катнашачак. Ансамбль апрель аенда Төркиядә балаларны саклау көненә багышланган фестивальдә призлы урын алган коллектив буларак, аерым чакыру алды.

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Эрик Вилдан улы Латыйпов Истанбулга әлеге сәяхәте һәм андагы тамашачыларның җылы мөнәсәбәтен әле дә сагынып сөйләве турында әйтте. Алда торачак фестивальдә “Шатлык” бию төркеме хәзерге заман һәм милли биюләрдән торган яңа программасын күрсәтәчәк. Төркем бүген Истанбулга очкан да инде.