“Халкым минем” газетасы киләсе яртыеллыктан "Татарлар" исеме белән чыга башлый

Әлеге басманы Бөтендөнья татар конгрессы 2010 елдан бирле нәшер итә.
(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). “Халкым минем” газетасы киләсе яртыеллыктан яңа исем белән чыга башлый. Ул “Татарлар” дип аталачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте. Бөтендөнья татар конгрессы басманы 2010 елдан нәшер итә. Быелның гыйнвар аеннан ул айга ике тапкыр чыга башлады.“Халкым минем” газетасында көнүзәк мәсьәләләр белән бергә, татар дөньясындагы мөһим вакыйгалар яктыртылып килә. Язмалар аша татар авылларының торышы, милли мәгариф һәм фән, мәдәният, сәнгать, дин, тарих, фестивальләр һәм бәйгеләр, танылган милләттәшләребезнең тормышы һәм эшчәнлеге белән танышырга мөмкин, диелгән бу хәбәрдә.Газетаның исеме “Татарлар” дип үзгәртелсә дә, аның индексы шул ук кала. Татарстан буенча — П2359, Россия буенча – П 7075.