Тубыл шәһәренең базар мәйданында Нәүрүз бәйрәме булды

Җитәкчеләр Нәүрүз бәйрәме белән тамашачыларны котлап, төрки халыкларның гореф-гадәтләрен искә алып, бәйрәм кунакларына дуслык, татулык, бердәмлек теләде.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Узган ялларда Тубыл шәһәренең яңартылган базар мәйданында Нәүрүз бәйрәме узды. Көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләп үтелә торган Нәүрүз бәйрәмен «Мирас» бию ансамбленең гүзәл, сәләтле биюче кызлары «Яз җитте» дип исемләнгән бию белән ачтылар.

Нәүрүз сәхнәсеннән шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннүр Казыймов бәйрәмгә фатиха биреп, яз һәм дуслык бәйрәме белән котлады. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Күпмилләтле халыкны шәһәр думасы депутаты Сәет Хисмәтуллин, Тубыл шәһәре иҗтимагый палатасының милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү комиссиясе рәисе Альберт Апсатаров, Төмәнең үзбәк иҗтимагый оешмасы «Ватан» диаспоросы рәисе Муин Сабиров Нәүрүз бәйрәме белән тамашачыларны котлап, төрки халыкларның гореф-гадәтләрен искә алып, бәйрәм кунакларына дуслык, татулык, бердәмлек теләделәр.

Бәйрәм сәхнәсеннән җыр, милли моң агылды. Халкыбызның дәртле биюләре, балаларның чыгышлары концерт программасына ямь өстәде. Язны каршылау бәйрәмендә сәхнәдән төрле буын вәкилләре катнашканы, татар, рус, үзбәк телләрендә яңгыраган җырлар Нәүрүз бәйрәме концертын бизәде.

Нәүрүз бәйрәмендә балалар өчен күңелле уеннар, спорт ярышлары оештырылды. Шәһәрнең аскы өлешендәге яңартылган базар мәйданы шау-гөр килде. Милли ризыклар сатылды, кул эшләреннән күргәзмәләр эшләде. Бәйрәмнең иң кызыклы өлешендә алып баручылар Себердә Нәүрүз бәйрәмен Садака, Көлцән, Әмәл дип әйтүләре турында искә алып, садака чәчү йоласын үткәрде.

Нәүрүз бәйрәменнән һәркем күчтәнәч алып, изге теләкләр теләп, чараны оештыручы себер татар мәдәният үзәгенә рәхмәтләр әйтеп таралышты.