Алексеевск районының «Ак калфак» оешмасы борынгы йолаларны саклауга зур игътибар бирә

800 еллык тарихы булган авылда элек-электән халык һөнәрчелеге ныклы үсеш алган.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Алексеевск районында тугыз татар авылы бар. Тугыз авылда да «Ак калфак» эшләрен оештыручы җитәкчеләр билгеләнгән. Һәр авылда эш гөрләп бара. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайты Алексеевск районының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Алсу Нәҗметдинова сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Коры Көрнәле — ата бабаларыбыз йолаларын, гореф-гадәтләрен кадерләп саклый торган авыл. 800 еллык тарихы булган авылда элек-электән халык һөнәрчелеге ныклы үсеш алган. Алар -: келәм, сөлге-тастымаллар чигү, чабата үрү, киез итек басу, бау ишү, мунчала ясау, агачтан көнкүреш кирәк-яраклары җитештерү һәм башкалар. Авыр хезмәтләрен җыр, уен-көлке, шаян сүз белән җиңеләйтергә тырышкан халык. Авылда борынгыдан ук сакланып килгән йолалар, гореф-гадәтләр буыннан-буынга тапшырылган.

Бәйрәмнәр әле дә дәвам итә. «Алтын Ай» фольклор коллективы шушы авылның «Ак калфа» әгъзасы Дилбәр ханым Казакова җитәкчелегендә әнә шул борынгыдан калган мирасны барлап, аны халыкка, бигрәк тә яшь буынга җиткерү өстендә җитди эш алып бара.

Фольклор-этнографик күренешләр арасында «Аулак өй», «Сөлге агарту», «Уракка төшү», «Печәнгә төшү», «Кичке уен», «Су буенда түгәрәк уен», «Кодалар каршылау», «Бишек туе», «Исем кушу йоласы», «Капка төбендә кич утыру», «Сөмбелә», «Әбиләрчә чыршы бәйрәме» һәм башкалар бар.

Күптән тугел авыл әбиләрен җыеп үткәргән «Самавыр бәйрәме» күңелдә калырлык бер тамаша булган иде. Быел исә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына «Сугыш өзгән хыяллар» дигән кичә оештырылачак.

Бөтендөнья татар конгрессының Алексеевск районы буенча җирле җитәкчесе Равия Мортазина да мәртәбәле кунак буларак килде. Бәйрәмнең түрендә Юеш Көрнәле авылы «Ак калфак»лылары көче белән эшләнгән «Калфак»лар күргәзмәсе урын алды.