news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү татарларының «Без бергә» дигән видеомөрәҗәгате Тик-токта популярлык казанды

Видеоязмада татар яшьләре татар телен саклау мәсьәләсен күтәрә.

Мәскәү татарларының «Без бергә» дигән видеомөрәҗәгате Тик-токта популярлык казанды

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Тик-ток социаль челтәрендә Мәскәү татарлары яздырган видеомөрәҗәгать популярлашкан. Язма татар телен мәктәпләрдә факультативка калдыру турында карар кабул ителгән вакытта 2017 елда төшерелгән булган.

«Видеоны татар яшьләре, җәмәгатьчелеге төшергән иде. Видеода татар телен сакларга, мәктәпләрне япмаска дигән тәкъдим әйтелә. Мәскәүдә татарлар бик күп, алар өчен татар телен саклау мөһим мәсьәлә. Татар телен саклау проблемасы һәрвакыт актуаль булып кала бирә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә видеода катнашкан Эмиль Фәйзуллин.

Аның әйтүенчә, видеода яшьләр татар телен бәйрәм һәм концертлар аша гына сакларга мөмкин түгеллеген, басым укуга һәм мәгарифкә булырга тиешлеген аңлата.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100