Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән өлкәсендә Татар кызлары клубы мәдәният һәм тарих белән кызыксынучыларны эзли
Алар аралашу, яңалыкларны белү, тәҗрибә уртаклашу өчен очрашулар үткәрә.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Төмән өлкәсендә «ТатЛеди» клубы эшли башлаган. Клубка татар халкының мәдәнияте, тарихы белән кызыксынган һәркемне чакыралар. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.
Әлеге клуб ике Юлия — Касыймова һәм Мирхәйдәрова, Ләйсән Усманова, Рузалия Нуруллина, Рузилә Илчигулова, Земфира Хәмидуллина, Әлфия Дәүлиева һәм Динә Рамазанова катнашында беренче адымнарын башлап җибәргән. Социаль челтәрләрдә максат, бурычларын күрсәтеп төркемнәр ачканнар.
«Без ТатЛеди-Төмән һәм өлкә татарлары хатын-кызлар клубы. Без — акыллы, матур, стильле, уңышлы.Без үз алдыбызга максат куябыз һәм, бернигә дә карамастан, аңа таба барабыз, кайвакыт хаталар, киртәләр һәм хәтта күз яшьләре аша ирешергә туры килә.
Аралашу, яңалыкларны белү, тәҗрибә уртаклашу. Синең белән тәҗрибә уртаклашырга, нинди икәнлегеңне белергә, үзебез турында сөйләргә, белем үзләштерергә теләр идек.
Мастер-класслар, фотосессияләр үткәрербез, кызыклы кешеләрне чакырырбыз, төрле чараларга барырбыз. Без дүрт стенада түгел, ә чикләре булмаган дөньяда яшәргә омтылабыз. Һәм бәхетле дөнья булдырырга бергә өйрәнербез!» — дип язалар алар.
Быел Төмәндәге «Хәят» рестораны шеф-пешекчесе ярдәмендә татарның өстәл бизәге — бәлеш пешерү серләренә төшендек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз