Башкортстан халык шагыйре: Татарга Стратегия күптән кирәк иде

Марат Кәримов «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизына фикерләрен җиткерде.
(Уфа, 24 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Башкортстанның халык шагыйре Марат Кәримов Уфада «Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизы буенча фикер алышуда катнашты. «Татар акылы - төштән соң, дигән халык мәкале искә төшә. Бу Стратегия мәсьәләсе күптән күтәрелергә тиеш иде. Моңа җавапны да халык мәкале белән бирәсем килә: соң булса да, уң булсын», - дип теләкләрен җиткерде татар шагыйре.Марат Кәримов Стратегия дигәндә, анда татарларда милли рух тәрбияләү бурычын куя. «Ул мәктәптә генә түгел, ә бишектән башланырга тиеш», - диде ул. Марат Кәримов үзенең теләкләрен шигъри юллар белән җиткерде. Бүген Уфаның «Нур» дәүләт татар театрына Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре җыелды. Барлыгы 500гә якын кеше. Аларны Стратегиянең эскизы белән Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев таныштырды.