Ярославль татарлары бәйрәмгә чакыра

Ярославль татарлары бәйрәмгә чакыра

(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Язның якынлашып килүче матур бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан БТК Башкарма комитетына Ярославль өлкәсендә эшләп килүче «Дуслык» исемле төбәк иҗтимагый оешмасыннан чакыру кәгазе килде. Бу оешма Халыкара хатын-кызлар көне — 8 Мартка багышлап, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар көче белән бәйрәм концерты әзерли икән. Концерт 5 мартта Ярославль каласының матур бер мәдәният сараенда үтәчәк. Бәйрәм чараларында БТК Башкарма комитеты делегациясе дә катнашыр дип көтелә. Аның составында танылган җырчы Мирсәет Сөнгатуллин һәм күренекле баянчы Рамил Курамшин кебек сәнгать әһелләре дә бар.

Ярославль өлкәсендә бүгенге көндә 7 меңнән артык татар яши. Биредә К.Хайруллин җитәкчелегендә эшләп килүче «Дуслык» мөселман мәдәни-агарту үзәге халкыбызның милли-мәдәни традицияләрен дәвам итү юнәлешендә шактый гына күркәм эшләр башкара. Алар арасында милли һәм дини бәйрәмнәргә багышланган төрле чаралар, шулай ук тематик кичәләр һәм бәйрәм концертлары аерым урын алып тора. Алар биредә яшәүче милләттәшләребезгә рухи тамырларны югалтмаска ярдәм итә.