Первоуральскида ирләр өчен ике айлык дини семинар ачылды

Первоуральскида ирләр өчен ике айлык дини семинар ачылды

(Екатеринбург, 24 февраль, “Татар-информ”, Фәвия Сафиуллина). Свердловски өлкәсе мөселманнарының Казыят идарәсе Первоуральски мәчете нигезендә ирләр өчен ике айлык дини семинар ачып җибәрде. Бирегә Ислам дине нигезләрен өйрәнергә дип өлкәнең төрле почмакларыннан, шулай ук Пермь, Чиләбе һәм Төмән өлкәләреннән егермеләп кеше җыелды. Семинарны алып баручы мөгаллим Габдерәхим хәзрәт әйтүенчә, бирегә килүчеләр арасында яшьләр дә, олы яшьтәге кешеләр дә бар. Аларны торак белән тәэмин итү һәм тукландыру мәсьәләләрен мәчет үз өстенә алган.

Семинарда катнашучыларның күбесе динне үз белемнәрен күтәрү өчен өйрәнә. Кайберәүләр шәригатьне дөрес итеп өйрәнеп, өйгә кайтканнан соң якыннарын һәм кардәшләрен дә дингә өндәргә җыена. Әчит районыннан килгән бер абзый, Гәйнә авылында инде күптән мәчет ачылуга карамастан, анда бик аз кеше йөрүенә пошынып сөйләде. Авылына кайткач, ул халыкны дингә өндәп, дәгъват белән шөгыльләнмәкче.

Уфа Шигереннән килгән Наилгә исә егерме биш кенә яшь. Үзенең фермер хуҗалыгы бар. Наил кечкенәдән үк мәчеткә йөргән, биш вакыт намазын калдырмый. Гыйлемле булу беркайчан да артык булмас дип, кышын хуҗалык эшләреннән арынып торган чакта, бирегә килергә уйлаган.

Ирләр өчен семинар 2нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Казыят идарәсе җитәкчесе Данис хәзрәт Дәүләтов әйтүенчә, аннан соң шундый ук семинар белемнәрен үстерергә теләүче хатын-кызлар өчен оештырылачак.