news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәйхразиев һәм Сидякин Татарстанда Башкортстан көннәрен уздыру турында сөйләште

Васил Шәйхразиевка «Башкортостан республикасы төзелүнең 100 еллыгы» медален тапшырдылар.

Шәйхразиев һәм Сидякин Татарстанда Башкортстан көннәрен уздыру турында сөйләште
tatar-congress.org

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан Башлыгының администрация җитәкчесе Александр Сидякин белән очрашты. Алар Татарстанда узачак Башкорстан көннәре турында фикер алышты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Очрашу барышында дәүләт һәм иҗтимагый өлкәләрдә ике регионның хезмәттәшлеген ныгыту буенча сөйләшүләр булды.

Васил Шәйхразиев май аенда Татарстанда узачак Башкортстан көннәре турында һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы яңа вәкиле Альфред Дәүләтшин билгеләнүе турында әйтеп узды.

Очрашу ахырында җитәкчеләр бүләкләр белән алыштылар. Александр Сидякин Васил Шәйхразиевка «Башкортостан республикасы төзелүнең 100 еллыгы» медален тапшырды.

Очрашу Башкортстан Башлыгының администрация бинасында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100