news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге мәктәп «Батырлык гасырларда сакланыр» бәйгесен башлады

Анда Мәскәү шәһәре һәм Россия төбәкләре Мәгариф департаментының белем бирү оешмалары, шулай ук балалар йортлары, мәктәп-интернатлар, әдәби студияләр, яшәү урыны буенча клублар балалар иҗат коллективлары катнаша ала.

Мәскәүдә Муса Җәлил исемендәге мәктәп «Батырлык гасырларда сакланыр» бәйгесен башлады
tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәбендә ел саен үткәрелә торган «Батырлык гасырларда калачак» Төбәкара ачык конкурсы була. Ул Советлар Союзы Герое, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең 114 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Конкурс белем бирү процессында һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларны гражданлык-патриотик һәм эстетик яктан тәрбияләүне нәтиҗәле итүдә иң яхшы педагогик эшләрне, эш формаларын ачыклау максатыннан үткәрелә. Балаларны Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре үрнәгендә тәрбияләү күз алдында тотыла.

Анда Мәскәү шәһәре һәм Россия төбәкләре Мәгариф департаментының белем бирү оешмалары, шулай ук балалар йортлары, мәктәп-интернатлар, әдәби студияләр, яшәү урыны буенча клублар балалар иҗат коллективлары катнаша ала.

Бәйге өч яшь төркемендә (5 яшьтән 9 яшькәчә, 10 яшьтән 13 яшькәчә, 14 яшьтән 18 яшькәчә) «Җыр» һәм «Вокал», «Нәфис сүз», «Иң яхшы авторлык шигыре» һәм «Проза жанрында иң яхшы авторлык эше», «Иң яхшы укыту-тикшеренү эше», «Иң яхшы проект эше» номинацияләрендә узачак.

Конкурс 20 декабрьдән 14 февральгә кадәр өч этапта узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100