news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалинда «Синең белән ил горурлана бөек татар халкы» фестивале булды

Фестивальдә илнең төрле почмакларыннан – Сахалин, Мәскәү һәм Татарстан татарларын берләштергән телекүпер оештырылды.

(Казан, 23 ноябрь,«Татар-информ»). 22 ноябрьдә Сахалин өлкә универсаль фәнни китапханәсендә ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан «Синең белән ил горурлана бөек татар халкы» фестивале узды. Илнең төрле почмакларыннан – Сахалин, Мәскәү һәм Татарстан татарларын берләштергән телекүпер оештырылды. Бу хакта китапханә сайтында хәбәр ителә.

Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов һәм әлеге иҗтимагый оешма вәкилләре татар мәдәни үзәгендә урнашкан телекүпердә катнашучыларны сәламләде. Алар Сахалин татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясен юбилее белән котлады, аның рәисе Зәкия Вәлитова эшчәнлеген югары бәяләделәр һәм татар халкының бердәмлегенең мөһимлеген искәрттеләр. Котлауларга видеоэлемтә буенча РСФСРның халык артисты Ренат Ибраһимов та кушылды.

Кичәдә вокал һәм бию номерларын Сахалин өлкәсенең милли берләшмәләре һәм диаспоралары тәкъдим итте. Онлайн-форматта узган концертта Казан башкаручылары һәм Мәскәү татарлары автономиясе артистлары чыгыш ясады. Көньяк Сахалиның 6нчы мәктәбеннән өченче сыйныф укучылары Муса Җәлил шигырьләрен укыды. 5нче мәктәп укучылары укытучылары Оксана Шамаева белән бергә татар бизәкләре белән бизәгән агач кашыкларны тамашачыларга бүләк итте.

Кунаклар истәлекле призлар булган бәйрәм лотереясында катнашты. Фестивальдә катнаша алмаучылар өчен Мәскәүнең татар милли-мәдәни мохтарияте сайтында турыдан-туры трансляция оештырылды.

Сахалин өлкә китапханәсендә Татарстан Республикасы юбилеена багышланган күргәзмдә Сахалин татарларының төбәк милли-мәдәни мохтариятенә бүләк итеп тапшырылган китаплар тәкъдим ителде. Быел иҗтимагый оешма өлкә китапханәсенә рус, татар һәм инглиз телләрендә 100 басма бүләк итте. Экспозиция китапханә фойесында 23 ноябрьгә кадәр эшләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100