news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Екатеринбург Татар мәдәнияте үзәгендә каллиграф Айрат Хисмәтуллин белән очрашу була

Очрашуда автор үзе һәм иҗаты, гарәп каллиграфиясе һәм аның татар теленә йогынтысы хакында сөйләячәк.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). 24 октябрьдә Екатеринбург Татар мәдәнияте үзәгендә рәссам-каллиграф Айрат Хисмәтуллин белән АРТ-очрашу була.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, анда автор үзе һәм иҗаты, гарәп каллиграфиясе һәм аның татар теленә йогынтысы хакында сөйләячәк.

"Бу – экскурсиядә катнашу өчен уникаль мөмкинлек тә. Аны автор Екатеринбург шәһәре Татар мәдәнияте үзәге картиналар галереясы буйлап үткәрәчәк, үз эшләре белән таныштырачак. Чара программасында шулай ук теләгән һәркем өчен мастер-класс та каралган", диелә хәбәрдә.

Очрашу Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган.

Чараны «ЯШЕН» яшьләр оешмасы, Свердловск өлкәсе татарларының Милли-мәдәни автономиясе һәм Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.

Очрашу 11.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100