news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бурятиядәге Усть-Кяхта авылында татар теленнән факультатив дәрес ачарга җыеналар

Васил Шәйхразиев Бурятия республикасында эшлекле сәфәре вакытында биредәге мәктәптә, китапханәдә булды, татар теле укытучысын табу мәсьәләсен хәл итүдә булышырга, татар китаплары җибәрергә ышандырды.

Бурятиядәге Усть-Кяхта авылында татар теленнән факультатив дәрес ачарга җыеналар
http://tatar-congress.org

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Буриятиянең Усть-Кяхта авылында татарлар белән очрашты. Алар балаларга татар телен өйрәтү буенча факультатив дәрес ачарга җыенуларын әйтте. Ләкин укытучы кирәк икән. Васил Шәйхразиев «мәсьәләне хәл итәрбез», диде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Усть-Кяхта авылындагы мәктәптә 250 бала укый. Шуларның утызы татарлар. Биредә 2019 елда Татарстан ярдәме белән заманча җиһазландырылган татар теле бүлмәсе ачылган. Аны булдыруда да Бурятия татарлары мохтарияте җитәкчесе Саҗидә Баталова башлап йөри. Татар телен укытуны онлайн режимда оештыру варианты да каралды.

2018 елда Бурятия һәм Татарстан республикалары ярдәме белән «Алмагачлар» исемле туристик маршрут ачылган. Шәйхразиев әлеге маршрут буенча узды. «Алмагачлар» мартшрутына авыл китапханәсе дә кертелгән. Милли шура рәисе китапханәгә татарча китаплар күбрәк кирәклеген әйтте һәм почта аша юллаячакбыз дип белдерде.

«Бурятиядә бәлки татарлар аздыр. Ләкин һәр милләттәшебез безнең өчен кадерле», — диде ул. Сабантуен тагын да яхшырак оештыруда да булышлык булачак дип искәртте. Моның өчен белгечләрдән торган мобиль төркем дә җибәреләчәк.

Татарлар Бурятиянең һәр районында диярлек яши. 2010 елгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, республикада 6813 милләттәшебез гомер итә. Сан ягыннан, бурятлар һәм руслардан кала, өченче урында. 2018 елда беренче тапкыр Сабантуе оештырыла. Анда төрле милләт кешеләре катнаша. Бу эштә аларга Бурятия татарлары мохтарияте җитәкчесе Саҗидә Баталова булыша.

Монголия чигендә урнашкан Кяхтин районының Усть-Кяхта авылына 1730 елда нигез салына. Күп милләтле авылда татарлар да яши. Милләттәшләребез бу якларга 1952 елларда чирәм җирләрне күтәрү программасын тормышка ашырган чорларда күченеп килә. Үзләре белән яшелчә орлыклары, алмагач үсентеләре дә алып килгәннәр. шулай итеп биредә алмагач бакчасы барлыкка килә. Хәзерге вакытта Усть-Кяхта авылында 110 татар кешесе гомер итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100