Сызраньда "Ак калфак" хатын-кызлар клубында бәйләргә өйрәттеләр

18нче филиал китапханәчесе Гөлсем Салихова энә һәм кечкенә ыргак (крючок) белән бәйләү турында сөйләде.

(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). 20 октябрьдә Сызрань шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары клубының чираттагы утырышы узды. Алар бәйләү буенча мастер-класста катнашты. Бу турыда “Самар татарлары” сайтында хәбәр ителә.

18нче филиал китапханәчесе Гөлсем Салихова энә һәм кечкенә ыргак (крючок) белән бәйләү турында сөйләде. Бәйләү турындагы китаплар белән таныштырды.

Кул белән бәйләү - борынгы һөнәр, ул бүген кабат популярлашты.