Мирфатыйх Зәкиев: Татар теле яшәеше милләтнең үзеннән тора

Россиядә Сталиннан башланган милләтләрне бетерү тенденциясе яңадан кузгалып килә, ди академик.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Җиңелгән дәүләтнең теле дә, иртәме, соңмы юкка чыгарга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә филология фәннәре докторы, профессор, академик Мирфатыйх Зәкиев әйтте. 

“Татар теленә һөҗүм, ул бетәргә тиеш дигән караш күптәннән килә, - ди Мирфатыйх Зәкиев. - Сталин заманында Россиядә “совет халкы” дигән халык  булдырырга йөргәннәр иде. Бер телле, бер мәдәниятлене. Бөек Ватан сугышы вакытында ана телебезне юкка чыгару сәясәте тукталып торды, чөнки Гитлерга каршы көрәшергә вак халыклар да кирәк иде. Сугыш узгач, Сталин “Рус халкының үсеше өчен!” - дип кенә тост күтәргән. Шуннан соң руслаштыру кабат башлана икән диючеләр, булган. Хәзер дә шундый ук “Россия халкы” дигәнне  гамәлгә ашырмакчылар, төп тел рус теле булачагын ачыктан-ачык әйтәләр. В.Путин рус телен саклау комиссиясен төзегәч, бу коммиссия рус телен генә яклап эшчәнлек алып бара башлаган иде. Соңгы елларда комиссиядә милли телләрне саклау дигән кечкенә генә бүлек тә пәйда булды. Тел саклау мәсьәләсе милләтләрнең үзләреннән тора. Шулай да революциягә кадәр үк инде, “безнең телебез югалачак”,  дигән фикерләр чыккалаган. Киләчәктә телебезнең бетүе ихтимал, ләкин алай тиз арада гына түгел әле. Гомуми тарихка күз салсаң, яулап алынган илдә 100, 200 яисә аннан да күбрәк дәвердән соң, басып алган халыкның үз теле урнаша һәм ул тулысынча урнашып бетәргә дә мөмкин. Андый илләр тарихта билгеле”. 
 
Белешмә: Мирфатыйх Зәкиев Татарстанның Ютазы районында 1928 елда туган. Филология фәннәре докторы, профессор, Россия лингвистик фәннәр академиясе академигы, Төрек лингвистик җәмгыятенең шәрәфле академигы, Бөтендөнья тюркологлар ассоциациясенең Президиум әгьзасы, Казахстандагы Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты каршында халыклара тюркология Yзәге президиумының шәрәфле әгьзасы. РФ hәм ТРның атказанган фән эшлеклесе. Татарстан Республикасының фән hәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Мөхтәрәм яшьтә булуына да карамастан, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият hәм сәнгать институтында эшли.