Форум безнең тамырларны саклап калырга ярдәм итә - Альберт Мөхтәсәров

"Урман күле" форумы делегаты Альберт Мөхтәсәров форумның төп нәтиҗәсе итеп яңа яшьләрнең татар чарасына килүен атады.

(Мәскәү, 23 октябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). 20-22 октябрь көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Дмитров районында беренче тапкыр "Урман күле" яшьләр форумы узды. Форум делегаты Альберт Мөхтәсәров "Татар-информ" хәбәрчесенә "Урман күле" форумының төп нәтиҗәсе булып татар чарасына яңа яшьләр килүен әйтте.

"Форум азмы-күпме безнең тамырларны саклап калырга ярдәм итә. Аның дәрәҗәсе монда килүчеләрдән тора. Активларның татарлыгы тагын да артачак, ә пассивларны бу форум аша татар чараларына чакырып булыр дип саныйм. Форумга, күбесенчә, татар оешмалары белән таныш булмаган яшьләр килгән. Хәзер инде алар эш нәрсәдә икәнлекне аңлады һәм башка чараларга да йөриячәк. Бу бик мөһим", - диде ул.

"Урман күле" форумында делегатлар үз проектларын да тәкъдим итте. Альберт һәм тагын берничә делегат "Татар-информ" хәбәрчесенә "Азамат club" проекты буенча ныклап эшләүләрен һәм инде ярдәм итәргә теләүче беренче кешеләрне табуын әйттеләр.

"Мин үзебезнең "Азамат club" исемле проектыбызга ярдәм итәргә әзер кешеләрне таптым. Бу проектның максаты - татарча спорт төрләрен үстерү. Монда ат чабышлары, уктан ату, көрәш һ.б. керә. "Азамат club" татарча спорт ярышларын уздыра торган халыкара комлекс булыр дип ышанам", - диде Альберт Мөхтәсәров.