Мәскәүдә “Хәрәкәт” премиясе җиңүчеләре билгеле булды

“Чикләвек” һәм “Татарча воллейбол” уеннары, “Шәкертләр бәйрәме”, “Татар Кукла” милли курчаклар дизайнеры җиңүче дип табылды.
(Мәскәү, 23 сентябрь,"Татар-информ",  Наилә Исхакова). Мәскәүдә “Хәрәкәт” татар яшьләре проектлары премиясенең җиңүчеләре игълан ителде. Бу хакта башкаланың Цифрлы эшлекле үзәгендә татар яшьләре көненә багышланган концертта билгеле булды.Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында эшләп килүче Яшьләр шурасы рәисе Артур Рәхмәтуллин сүзләренчә быел 7 номинациядә 44 гариза кабул ителгән. “Җиңүчеләр булып “Чикләвек” интеллектуаль уены, “Татарча воллейбол” спорт уены, “Шәкертләр бәйрәме” мәдрәсәләр укучылары бәйрәме, “Татар Кукла” милли курчаклар дизайнеры танылды”, - диде ул.“Иң яхшы якташлык итеп МГИМО студентлары якташлыгы билгеләнде, Бөек Британия татарлары оешмасы иң яхшы чит ил проекты номинациясендә җиңде, һәм тамашачылар онлайн тавыш биреп Ильяс Хөсәеновны иң яхшы блогер буларак сайлады”, - дип уртаклашты Артур Рәхмәтуллин.“Хәрәкәт” татар яшьләре көнендә махсус кунаклар Илгиз Шәйхразиев, Зәринә Вилданова, Эльвира Рәкыйпова, Лилия Хәйруллина, Рамил Закиров, Zainetdin һәм Эльмира Калимуллина чыгыш ясады.