Башкортстандагы табибә икенче китабын чыгарды

Башкортстанның күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Шаран районында әдәби иҗат белән шөгыльләнүче талант ияләре байтак
(Уфа, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның күпчелек халкын татарлар тәшкил иткән Шаран районында әдәби иҗат белән шөгыльләнүче талант ияләре байтак. Башка һөнәр ияләре булса да, аларның кайберләре үзләренең әдәби җыентыкларын да чыгара.
Шундый иҗатчыларның берсе, шушы төбәктә утыз елдан артык балалар сәламәтлеге сагында торган гүзәл шәхес, Башкортстанның атказанган табибәсе Вәсилә Равилова үзенең икенче җыентыгын чыгару бәхетенә иреште.
Вәсилә ханымның яңа китабы “Күңел ярасы” дип исемләнгән. Авторның шигырьләре, хикәяләре һәм повесте кергән анда.
2006 елда Вәсилә Равилова беренче китабын бастырды. Анда да шигырьләре һәм хикәяләре урын алган иде.
Әле яңа китабы чыгуы уңаеннан В. Равилова үзенең туган авылы Наратастыга кайтып берничә җыентыгын китапханәгә бүләк итте. Шунда ук укучылар белән җылы очрашу да үтте. Кичәдә чыгыш ясаган китапханә хезмәткәрләре Вәсилә Тәлгать кызының иҗаты һәм тормыш юлы белән якыннан таныштырды. Аннары сүз В. Равилованың үзенә бирелде.
Вәсилә ханымның барлык әсәрләре дә тормыштан алып язылган. Хикәяләре дә уйландыра һәм тетрәндерә торган. Шигырьләрендә исә мәхәббәткә, туган якның гүзәллегенә мәдхия җырлана.
Вәсилә Тәлгать кызы актив җәмәгать эшлеклесе дә. Башкортстан Татар конгрессының Шаран районы бүлеген җитәкли ул. Туган авылында ясаган чыгышында халкыбызның милли-мәдәни мәнфәгатьләрен хәстәрләү буенча башкарылачак эшләр хакында да сөйләде талантлы милләттәшебез.