Йолдыз Миңнуллина татарларның иҗат дөньясын киңәйтергә вакыт җитте дип саный

Шагыйрә Казанга төрле төбәкләрдән җыелган татар яшьләрен "Калеб" яңа буын иҗат берләшмәсе эшчәнлеге белән таныштырды.
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Йолдыз Миңнуллина Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре укуларының ачылыш тантанасында яшьләрне сәламләде һәм аларны “Калеб” яңа буын иҗат берләшмәсе эшчәнлеге белән таныштырды.“Без бөтенебез бүген яшәсәк тә, төрле чорда яшибез. Кемдер артта калган, кемдер алга киткән. Урыны бер – Казан булса да, вакытлар төрле иде. Безнең максат – төрле чорда яшәүче параллель дөньяларны бүгенге заман чорына китереп җиткерү. Без аны шушы алты елда эшләдек – вакытны без шушы бер ноктага җыя алдык шикелле. Без аны Казанга җыйдык”, – дип бәяләде шагыйрә актив яшьләрнең соңгы еллардагы эшчәнлеген.“Хәзер безгә шул ноктаны – пространствоны киңәйтергә кирәк. Без нокталарны арттырырга тиеш. Безгә Казаннан ил күләменә, дөнья күләменә чыгарга кирәк. Моның өчен оешма атамасы да мөһим түгел. “Әлиф” егетләре эшлиләр, "Yummy Music" оешмасы бар, Бөтендөнья татар яшьләре форумы бар, рус телле оешмалар бар... Без бер чорда эшлибез.Бу оешмаларда иң мөһиме – бер юнәлештә эшли торган кешеләрдер. Безгә үзара берләшү вакыты җиткәндер. Миңа шулай тоела. Бәлки, без шулай берләшеп татарны дөнья күләмендә танытуга табан барырга тиештер”, - дип мөрәҗәгать итте ул залдагы яшьләргә. Татар яшьләре оешма җитәкчеләрен укыту форумы чаралары 23-25 август көннәрендә үтә. Ачылыш тантанасыннан соң яшьләр Казанда эшлекле экскурсиядә булдылар һәм Иннополис шәһәренә киттеләр. Уку программалары Иннополиста үтә.