Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салыначак

Чәчәкләр салу тантанасында катнашырга барлык теләүчеләр чакырыла.

(Казан, 23 август, "Татар-информ"). Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Татарстан Республикасының РФдәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара татар шагыйре һәм аның тарафдарларын җәзалап үтерелгән көнгә – 25 августка билгеләнгән .

Чәчәкләр салу тантанасында катнашуга барлык теләүчеләр чакырыла.

Чара 12.00 сәгатьтә башлана.