Актүбә татарлары һәм башкортлары Корбан ашына бергә җыелган

Чарада өлкәннәр генә түгел, балалар да катнашкан.
(Казан, 23 август, "Татар-информ"). Казахстанның Актүбә татарлары һәм башкортлары Корбан ашы уздырган. Бу хакта милләттәшләрнең "Шатлык"  берләшмәсе хәбәр итә. 
 
Мөселман кардәшләр, барысы бергә җыелып, корбан ашы үткәргән, догалар укыган. Чарада өлкәннәр генә түгел, балалар да катнашкан. 
 
  • Корбан Гаете быел 21 августка туры килде. Бәйрәм, гадәттәгечә, өч көн дәвам итә.