Төмән Сабан туенда "Дуслык җәймәсе" фестивале үтәчәк

Чара шулай ук Төмән өлкәсе оешуга 75 ел һәм шәһәр көненә дә багышлана.
(Казан, 23 июль, “Татар-информ”). 27 июль көнне Төмәндә узачак Сабан туе кысаларында, "Дуслык җәймәсе" фестиваль-күргәзмәсе узачак. Бу хакта җирле татарларның милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.  Чарага бәйләргә яратучылар чакырыла. Алар Төмән шәһәре байрагындагы төсләрдән күмәкләп җәймә үрәчәк.  Чара шулай ук Төмән өлкәсе оешуга 75 ел һәм шәһәр көненә дә багышлана, диелә хәбәрдә.