news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тел белгече: Татарлыгын югалтып, маңкортка әйләнгән кешене милләткә кайтарып булмый

«Татар кешесенең үзен татар дип түгел, ә башка милләт кешесе итеп күрсәтү ихтималы бар икән, без инде нык соңга калганбыз, күп нәрсәне югалтканбыз дигән сүз», — диде филология фәннәре кандидаты Эльвира Сафина.

Тел белгече: Татарлыгын югалтып, маңкортка әйләнгән кешене милләткә кайтарып булмый
Эльвира Сафинаның шәхси архивыннан

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина фикеренчә, татарлыгын югалткан, маңкортка әйләнгән кешене милләткә кире кайтарып булмый.

«Кеше татарлыгын җуйган, маңкортка әйләнгән икән, ул вакытта аны үгетләп, кире милләтенә кайтарып булмыйдыр. Булса да, бик аз процентын гына. Шуңа да, аларны үз милләтләренә кире кайтару өчен түгел, ә татар булып туганнары татар булып калсын өчен, хәлдән килгәннең барысын да эшләргә тиешбез», — диде ул.

Эльвира Сафина сүзләренчә, татарның җанисәптә үзен башка милләт вәкиле итеп күрсәтергә теләве куркыныч проблема.

«Татар кешесенең үзен татар дип түгел, ә башка милләт кешесе итеп күрсәтү ихтималы бар икән, беренчедән, бу бик куркыныч нәрсә, икенчедән, без инде нык соңга калганбыз, күп нәрсәне югалтканбыз, 30-40 елыбызны гафил булып үткәргәнбез дигән сүз», — диде ул «Интертат»ка.

Татар мохитендә үсеп, милли тәрбия алган кешедә андый сорау тумый, ди филология фәннәре кандидаты.

«Ул үзенең татар булуы белән горурланып яшәячәк. Үзеннән соң татар буыны калдырачак. Димәк, бүгенге көндә милли тәрбиягә, татарлыкка тагын да күбрәк игътибар бирергә, яшь буынны үз гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз нигезендә, телебез, динебезне белерлек, хөрмәт итәрлек, кадерләрлек итеп тәрбияләргә тырышырга кирәк. Бик гади кебек. Әмма тырышмыйбыз», — диде Эльвира Сафина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100