Саба районы Миңгәр авылында Сабантуй башланды

Хәзерге вакытта мәйданда көрәш буенча дөнья чемпионаты бара.
(Миңгәр, 23 июнь, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасының зур Сабантуйларының берсе - Саба районы Миңгәр авылында бәйрәм тантаналы рəвештə башланып китте.Милли бəйрəмнең үзенчəлеге - бер үк вакытта татар мəдəнияте, традициялəр, заманча технологияләр һəм шоу үткəрелү. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә оештыручыларның берсе Алсу Шакирова сөйлəде."Быелгы бәйрәмдә икенче ел рәттән көрәш буенча дөнья чемпионаты үтә, беренче тапкыр 17-18 яшь категориясе дә кертелде. Барлыгы 35 илдəн 200 көрәшче катнаша. Ир-атлар һəм яшь егетләр арасында тугыз бүләк комплекты уйнатылачак", - диде ул.Шул ук вакытта Мишә елгасында берничә мәйдан эшләп килə: кул белəн балык тоту, су өстендə капчык сугып сугышу, 400 метрга сузылган квадроциклларда узыш һ.б.Сабантуй территориясендә төрле күңел ачу уеннары, ашау-эчү мəйданчыклары эшли, балалар өчен Г.Кариев исемендəге Яшь тамашачылар театры актерлары спектакль куя. Төп мәйданның алып баручысы - Татарстанның атказанган сəнгать эшлеклесе, юморист Алмаз Хəмзин.