Милләтләр тигез хокуклы булса гына, татулык булыр

Милләтләр тигез хокуклы булса гына, татулык булыр

(Уфа, 23 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхи). Мәгълүм булуынча, узган елның 27 ноябрендә Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре Мәскәүдә Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтәриятен оештыру корылтаен үткәргән иде. Башкортстан хакимиятләре ул мөһим җыенны уздыру өчен Уфада бина бирүдән баш тарткач, аны шулай итеп ил башкаласына кадәр барып җитеп үткәрергә мәҗбүр булдылар. Ул чакта республика татар милли-мәдәни мохтәриятен оештыру җыенында корылтайга сайланган 800дән артык делегатның нибары 150се генә катнаша алды.

Мәскәүдә узган корылтайның икенче өлешен барлык делегатлар катнашында Уфада да үткәрү хакында килешенгән иде. Аңа бу ел башыннан ук әзерлек алып барылды. Ләкин, төрле уйдырма сәбәпләр табып, бу юлы да бина бирүгә тиешле органнардан тискәре җавап җибәрелде. Инде корылтайга берничә генә көн калгач, һәм бина алуга өметне өзгәч, корылтайны хәтта республика җитәкчелеге утырган Ак йорт янына барып ачык һавада үткәрергә дә килешеп беткәннәр иде. Шулай да, соңгы минутта дигәндәй, бина мәсьәләсе хәл ителде. Күренекле милләттәшебез, атаклы галим, академик Роберт Нигъмәтуллин тырышлыгы белән, Россия Фәннәр академиясенең Уфа гыйльми үзәгендәге зур залда җыелып Башкортстан татарлары проблемалары хакында сөйләшү мөмкин булды. Шулай итеп, 22 июньдә республика районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән 718 делегат күптән көтелгән корылтайны үткәрде.

Корылтай үтәчәк залның диварлары татар мәнфәгатьләрен яклап язылган төрле шигарьләр белән чуарланган иде. «Татар теленә – дәүләт статусы», «Татарларга 30 процент эфир вакытын бирегез!», «Татарлар, бердәм булыйк!», «Кайчан татар яшьләренең үз театры булыр?» кебек шигарьләр әлеге җыенда күтәреләсе проблемаларның эчтәлеген алдан ук сөйләп, хәбәр итеп торган кебек.

Корылтайны БР Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин ачты һәм алып барды.

Зур җыенның президиумына БР Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рамил Бигнов, аның урынбасары, БР Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, профессор Рушан Галләмов, Дүртөйле районы татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе, язучы Венер Фәттахов, танылган галим Илдар Габдрәфыйков һәм РФ Коммунистлар партиясенең Башкортстан бүлеге секретаре Ринат Галиев сайланды.

Мәҗит Хуҗин корылтайның көн тәртибенә өч мәсьәлә кертелүе хакында әйтте. Менә алар: Башкортстан татарларының милли-мәдәни үсеше программасы өлгесе турында; Мәскәүдә 2004 елның 27 ноябрендә узган оештыру корылтае карарлары үтәлеше барышы хакында мәгълүматлар һәм төрлесеннән.

Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр тавышка куелып хуплангач, төп доклад өчен сүз БР Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Рамил Бигновка бирелде. Иң тәүдә Рамил әфәнде Башкортстанда оештырылган һәм аякка басып килүче Татар милли-мәдәни мохтәриятенең мөһим бер оешма булуын ассызыклады. «Республика күләмендәге бу мохтәрият Башкортстан татарларының милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә зур эшләр башкара ала, – диде Р. Бигнов. – Бөтен Россиядә андый оешмалар төзелә һәм уңышлы эшләп килә. Безнең республикада да милли-мәдәни мохтәриятләрне марилар, яһүдләр, хәтта кечкенә генә этник төркеме керәшен татарлары һәм башкалар төзеде. Ә менә 1,5 миллионга якын тәшкил иткән татар халкына шушы милли-мәдәни мохтәриятне төзүгә рәсми хакимиятләр теше-тырнагы белән каршы килә, төрлечә аяк чала. Узган ел ук төзелгән мохтәриятебезне рәсми теркәтмәү өчен дә нинди генә уйдырма сәбәпләр тапмыйлар. Хокукый яктан моны берничек тә аңлатып та булмый».

Рамил әфәнде Башкортстан татарлары хокукларын яклауның төрле юлларын куллану кирәклеген дә әйтте һәм бу җәһәттән Мари Эл республикасындагы мари халкының үз хокукларын яклап Ауропа мәхкәмәсенә кадәр барып җитүен мисал итеп китерде.

Артабан Рамил Бигнов республикада оештырылган Башкортстан халыклары ассамблеясе эшчәнлегенә дә кагылды. Рәсми хакимиятләр оештырган бу оешма әлеге җитәкчелекнең кубызына бии һәм аның мәнфәгатьләрен генә яклый. «Бу хәлдә безгә альтернатив Ассамблея төзү һәм анда үз милләтләре хокукларын чын-чынлап яклаган милли оешмалар вәкилләрен туплау турында уйларга кирәк, – диде Р. Бигнов. – Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтәрияте дә шул Ассамблея эчендә җимешле эшләр иде. Татар мохтәрияте республикада яшәүче татарлар өчен бер генә артык нәрсә дә таләп итми. Бары тик үз халкыбызның телен, гореф-гадәтләрен саклау өчен тиешле шартлар тудырылуын гына телибез. Кыскасы, татар халкы башка милләтләр белән, шул исәптән башкорт белән дә тигез хокукларга ия булырга хаклы».

Докладчы узган ел Мәскәүдә үткән корылтайдан соң булган кайбер уңышларны да телгә алды. Татар һәм рус телләрендә «Халык ихтыяры» исемле бәйсез газета чыга башлау, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитетына яңа рәис итеп чын милләтпәрвәр кешенең – профессор Рушан Галләмовның сайлануы, Берләшкән оппозиция көчләре координация шурасы төзелүе һәм татар оешмаларының аның эченә керүе һәм башкалар, һичшиксез, узган чордагы уңышларыбыз», – диде Рамил әфәнде.

Шулай да әле татар мәнфәгатьләрен яклауда алга куелган бурычларның күпчелеге башкарылмады. Мисал өчен, бүгенге көндә Башкортстанда 54 башкорт гимназиясе бар. Шул ук вакытта нибары 2 генә татар гимназиясе эшләп килә. Аның да Бәләбәй шәһәрендәгесе эшенә гел аяк чалып торалар. Р. Бигнов Башкортстанда татарча телевидение һәм радио тапшыруларының бик аз булуына тагын бер кат игътибар юнәлтте. «Хәтта Татарстанның ТНВ каналын да карый алмыйбыз без монда, – ди Рамил әфәнде. – Ә шул ук вакытта Башкортстанның БСТ каналын Татарстанда иркенләп карап була. Анда моңа беркем каршылык тудырмый».

Корылтайда икенче булып сүз республикадагы «Русь» иҗтимагый оешмасы рәисе Анатолий Дубовскийга бирелде. Ул корылтайда катнашучыларны әлеге мөһим җыен белән котлап, республикадагы бүгенге катлаулы вәзгыять турында фикерләре белән уртаклашты. «Русь» оешмасы һәрчак Башкортстандагы татар милли оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итте, – диде А. Дубовский. – Татар теленә дәүләт статусы бирүне таләп итүдә дә «Русь» оешмасы үз сүзен ачык итеп әйтте. А.Дубовский киләчәктә дә татар һәм башка милләтләр оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә җыенулары турында әйтте. Республикадагы күренекле галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллинның чыгышы корылтайда катнашучыларда аеруча зур кызыксыну һәм җанлылык тудырды. Ул соңгы ике елдан артык вакыт эчендә эшсез йөри. Аңарчы БР хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры урынбасары вазифаларын башкарган Ринат әфәнде республика хакимиятләре кушканны үтәмәгәне өчен генә, канунсыз рәвештә эшеннән бушатылды. Үз чыгышында ул үз башыннан кичкәннәрне сөйләү белән бергә, республикада яшәүче татар халкының хокуксызлыгы һәм башкортлаштыру күренешләре хакында байтак кызыклы һәм гыйбрәтле мисаллар китерде. Корылтайда артабан чыгыш ясаган Бәләбәй шәһәре татар гимназиясе директоры Нурмөхәмәт Хөсәенов та республикадагы татар халкы проблемаларына бәйле фикерләре белән уртаклашты. Шулай ук үзе җитәкләгән гимназиягә һәм шәхсән үзенә каршы мәгариф түрәләре оештырган эзәрлекләүләр хакында сөйләде. Соңгы өч елга якын вакыт эчендә аңа каршы егермегә якын мәхкәмә эше ачылган булган. Шуларның һәммәсендә дә Нурмөхәмәт әфәнде җиңеп чыккан. Әмма бу аның күпме вакытын һәм күңел тынычлыгын алган, аны үзе генә белә ул.

Академик Әхмәт Рәхимов та Башкортстан татарлары хокукларын яклау буенча үз фикерләрен әйтте һәм кайбер гыйбрәтле мисаллар китерде. «Минем туган авылым Бүздәк районындагы саф татар авылы, – ди Әхмәт әфәнде. – Анда булганда мин мәктәпкә кергәлим һәм башкортлаштыру сәясәтенең ачык чагылышын күрәм. Татар мәктәбендә хәзер бөтен язуларны бары тик башкортча гына язып эләләр. Ә бит Конституциядә дә, Телләр турындагы канунда да һәр халык үз телендә язарга һәм сөйләшергә хокуклы, дип акка кара белән язылган. Безнең республикада һәр өченче кеше – татар, димәк салымнарның да өчтән берен татарлар кертә. Шул ук вакытта 1,5 млн. татар биредә «килмешәк» сыйфатында гына йөри. Югыйсә, без дә башкорт халкы кебек үк бер төрле хокуклардан файдалана алырга тиеш”. Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары, Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Рушан Галләмов та үзенең ялкынлы чыгышында татар халкының биредә килмешәк булмавын ассызыклады. «Татар халкы Башкортстан шартларында үзенә артыгын сорамый. Ул бары тик тигез хокуклы, тиңнәр арасында тиң булу өчен генә омтыла, – ди Рушан әфәнде. – Без барлык таләпләребез арасыннан иң мөһиме дип татар теленә дә дәүләт статусы алуны саныйбыз һәм шуңа ирешү өчен тырышлыгыбызны дәвам итәчәкбез.

Корылтайда сүз алган КПРФның Башкортстан бүлеге идарәсе секретаре Ринат Галиев та үз чыгышында татарларны бердәмлеккә чакырды.

Төп доклад буенча тагын кайбер фикерләр тыңланганнан соң, Рамил Бигнов корылтай әзерләгән резолюция өлгесе белән таныштырды. Аның сүзләренчә, корылтай барышында делегатлардан алынган барлык тәкъдимнәр һәм өстәмәләр исәпкә алыначак һәм редакция коллегиясе аларны резолюциягә кертәчәк. Чыгышы ахырында Рамил әфәнде шушы елның октябрендә Башкортстан татарларының тагын бер корылтае үтәчәге хакында хәбәр итте. Моны һәммә кеше хуплап каршы алды, чөнки әлеге җыенда гына барлык көнүзәк проблемаларны тикшерү мөмкин булмады.

Аннан соң Мәҗит Хуҗин корылтай тарафыннан кабул ителәсе кайбер карарлар һәм мөрәҗәгатьләр өлгеләре белән таныштырды. Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтәриятен теркәү мәсьәләсен үзебездә генә хәл итә алмагач, Русия Юстиция министрлыгына мөрәҗәгать итәргә карар кылынды.

Корылтай азагында күренекле язучы М. Шолоховның тууына 100 ел тулу уңаеннан чыгарылган истәлек медален тапшыру тантанасы да булды. Бу бүләккә Башкортстаннан ике шагыйрь – Салават Рәхмәтулла белән Рим Идиятуллин лаек булган. Илмир Газизуллин җитәкчелегендәге «Алтын ай» сәнгать төркеме делегатларга җыр-моңнарын да бүләк итте. Корылтай тәмамлангач, татар милли оешмалары вәкилләре башкаланың Ленин мәйданында үткән митингта катнашты һәм анда фашизм корбаннарын искә алды, шулай ук республика хакимиятләре сәясәтенә ризасызлык белдерде.