Бар халыкны берләштергән Сабан туе яшәсен!

Бар халыкны берләштергән Сабан туе яшәсен!

(Казан, 23 июнь, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Сарапул шәһәрендә Удмуртия татарларының республика Сабан туе үтте. Аны уздыруга Удмуртия татарлары милли-мәдәни мохтәрияте, шәһәр хакимияте һәм Сарапул шәһәре Татар иҗтимагый үзәге алдан ук әзерлек чаралары күргән. Калкулык итәгендә матур итеп бизәлгән сәхнә төзелгән һәм тамашачылар өчен махсус утыргычлар да әзерләнгән. Спорт уеннары өчен мәйданчыклар җиһазландырылган. Мәйдан тирәсенә Сарапул һәм Алабуга ширкәтләре җитештергән продукция күргәзмәләре, милли сувенирлар, дини китаплар һәм әсбаплар, аудио, видеотасмалар, DVD белән сату итү нокталары урнаштырылган.

Милли бәйрәм программасында ат чабышы, милли көрәш, колгага менү, гер күтәрү, капчык сугышы, кәкре колгага менү, аркан тартышу, йомырка кабып йөгерүләр бар. Мондый уеннарда татарлардан тыш рус, удмурт һәм мари яшьләре дә бик теләп катнаша.

Сабан туен Сарапул Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фаил Исламгалиев ачып җибәрде һәм җыелган халыкны котлау өчен сүзне Сарапул шәһәре хакимияте башлыгы Анатолий Наумовка бирде. Ул үз чыгышында бәйрәмнең искиткеч гүзәл, күркәм аланда үтүен һәм аның символик мәгънәгә ия булып, мул уңышка өмет баглап уздырылуын ассызыклады. Шулай ук Сабантуйның дуслык бәйрәме икәнлегенә дә басым ясады һәм Татарстан кунаклары – алабугалыларга зур рәхмәтен җиткерде.

Алабуга районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең милләттәшләребез исеменә юллаган котлау хатын укыды. Анда: “Кадерле милләттәшләр! Сезне барлык татар халкы исеменнән чын күңелдән милли бәйрәмебез Сабан туе белән котлыйм. Сабан туе – язгы кыр эшләре нәтиҗәсендә, милләтебезнең дус-тату хезмәттәшлеге нигезендә туа. Аны бүгенге көндә Россиянең 60тан артык өлкәсендә зурлап бәйрәм итәләр. Сезгә тыныч, имин тормыш, корычтай сәламәтлек телим”, - дигән сүзләр бар. Илшат Гафуров, үз чиратында, Удмуртия татарларына телебез һәм мәдәниятебезне саклау эшендә уңышлар теләде.

Сарапуллылар исә Алабугадан килгән милләттәшләребезгә дуслык символы итеп җирле рәссам Костылев картинасын бүләк итте. Президент Аппараты һәм Удмуртия Республикасы хөкүмәте җитәкчесе Александр Горяинов тәбрикләү сүзләрен татарча сәламләүдән башлап җибәрде. Ә милли сәясәт министры В.Завалин исә, 140тан артык милләт вәкиле яшәгән Удмуртия Республикасында татарларның лаеклы урын алып торуы хакында әйтеп узды һәм татар халкы өчен Удмуртия җирендә шушындый күркәм бәйрәм оештырылуына шатлануын яшермәде. Удмуртия татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе И.Шәрипов, Удмуртия ТИҮ рәисе Ф.Мирзаянов, ТИҮ бүлекчәләре рәисләре: Можга бүлекчәсе рәисе И.Кадыйров, Воткинскидан М.Газизҗанов, Балезино районы Кистем авылыннан И.Касыймов та тәбрикләү сүзләре белән чыкты.

Әйе, Сабан туе – милләтебезнең яратып, көтеп алган бәйрәме. Анда җиңүчеләр билгеләнә, бүләкләр тапшырыла. Монда да һәр мәйданда кызу ярыш барды. Карты-яшендә зур кызыксыну уяткан милли көрәштә Актаныш егете Марат Галиев көндәшләрен җиңеп чыгып, мәйдан батыры исемен яулады һәм суыткыч белән бүләкләнде.

Бүләкләр һәр төр уеннар буенча да мул булды. Спорт уеннарына дәрт өстәп, көч һәм кодрәт биреп, тирә-якка күңелне дәртләндерүче җырлар агылды. Җыенда Алабуга, Сарапул, Ижевски сәнгать коллективлары чыгыш ясады. Милли бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары Алабуганың мәдәни-агарту училищесы студентларының җырлап биюләренә, Бөтенроссия җырчылар һәм курайчылар конкурсы лауреаты Тәлгать Зариповның курайда уйнавына сокланмаган кеше калмады. Гомумән, республика күләмендә үткәрелгән бу милли бәйрәмебез анда катнашучыларда җылы тәэсир калдырды, дип хәбәр иттеләр Удмуртия татар милли-мәдәни мохтәриятеннән.