Екатеринбургтагы «Мәгариф» белем бирү үзәге оешуга 10 ел тулды

Үзәкне ачылганнан бирле Казандагы «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсен һәм Мисырда Ислам миссиясе институтын тәмамлаган Руслан хәзрәт Нурмәмәтов җитәкли.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Моннан ун ел элек Екатеринбургта мөселманнар өчен «Мәгариф» белем бирү үзәге ачыла.

«Урал татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, аны ачылганнан бирле Казандагы «Мөхәммәдия» югары мөселман мәдрәсәсен һәм Мисырда Ислам миссиясе институтын тәмамлаган Руслан хәзрәт Нурмәмәтов җитәкли.

Пандемия дәвам иткән ел ярым вакыт эчендә «Мәгариф» үзәге турында Россиянең бөтен мөселман дөньясында белделәр. Руслан Нурмәмәтов фикердәшләре белән бергә балалар өчен Рамазан аена багышлаган танып белү тапшырулары онлайн-сериясен әзерләде.

URALTATAR редакциясе котлауларга кушыла һәм тәкъдим ителгән материаллар өчен «Татарстан – Яңа гасыр» телекомпаниясендәге коллегаларына рәхмәт белдерә, диелә хәбәрдә.