Чиләбе татарлары ТАССРның 100 еллыгына шигъри котлау җибәргән

«Минем Ватаным да бүтәннәргә үрнәк булып үсеп җитеште», - дип яза Ирек Сабиров.

(Казан, 23 май, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсендә яшәүче шагыйрь Ирек Сабиров котлау сүзләрен шигъри юллар аша җиткерә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан

Читтә яшәсәм дә, күреп торам

Илемдәге алга китешне:

Минем Ватаным да бүтәннәргә

Үрнәк булып үсеп җитеште.

«Без Ураллар!» — диеп йөз чөереп,

Әллә инде артта калдыммы?

Һәр тарафта — Татарстан әйди,

Һәр өлкәдә Казан алдынгы

Ай-Ти, Иннополис… Һәр өлкәдә

Тик бер Казан шөһрәт казанган.

Ә без Чиләбене эткәлибез,

Калышмасын, диеп, Казаннан…

Уралларга җитә аның нуры,

Себерләргә җитә гайрәте.

Дөнья халыкларын шаккатырып,

Үсә, гөрли Татар дәүләте!