Васил Шәйхразиев Алтай краенда Сабан туе мәйданы белән танышты

Алтай краеның Алтай районы “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасында 17 июньдә Сабан туе узачак.

(Казан, 23 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Алтай краена эшлекле сәфәре кысаларында, край Сабан туе узачак мәйданы белән танышты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Васил Шәйхразиевның көн тәртибе Алтай краеның Хөкүмәт рәисе урынбасары Виталий Снесарь белән очрашудан башланды.

Соңрак Милли шура рәисе “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасының туристик үзәгендә Сабан туе узачак мәйдан белән танышырга килде. Васил Шәйхразиевны әлеге территория белән Алтай краеның

  • Алтай краеның Алтай районы “Бирюзовая Катунь” махсус икътисади зонасында 17 июньдә Сабан туе узачак. Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә. Сабан туйның мәдәни программасында Зәй районыннан 150 кешелек делегация, шулай ук Мәдәният министрлыгы тарафыннан җибәрелгән иҗат коллективлары катнашачак.