news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова: Тел сагында торучылар быел аеруча күп эшләргә тиеш

«Әти-әни генә түгел, булдыра алганча һәр кеше туган телен сакларга тиеш», — ди Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова: Тел сагында торучылар быел аеруча күп эшләргә тиеш
Салават Камалетдинов

(Казан, 23 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, балалар язучысы Йолдыз Шәрәпова фикеренчә, быел, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, телне саклау, үстерү өчен хезмәт иткән шагыйрь, язучы, журналистларга аеруча күп эшләргә кирәк.

«Бу елның Туган телләр елы дип игълан ителүе үзе дә бик зур әһәмияткә ия. Шушы елдан файдаланып, туган тел сагында торучы язучы, журналистлар, гомумән, әти-әни, әби-бабайлар тагын да күбрәк эшләргә тиеш. 200 процент эшләргә. Быел телне үстерүгә нигез салып калдырырга кирәк. Бу эшкә хәтта үземне корбан итәргә дә әзермен», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның сүзләренчә, татар телен үстерү белән шөгыльләнергә теләгән һәр кеше, беренче чиратта, үзенең тел белү дәрәҗәсен камилләштерергә тиеш.

«Үзеңнән башлау зарур. Татар телен, милләтне саклауда һәркем катнашырга тиеш. Читтә калырга ярамый. Әти-әни, тәрбияче генә түгел, һәр кеше ничек булдыра ала — шулай телне сакларга кирәк», — диде балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100