Кыргызстанда татар теле көне үтәчәк

Әлеге чара Тукайның туган көненә багышлап үткәрелә.
(Казан, 23 апрель, "Татар-информ"). 28 апрель көнне Кыргызстанның халыклар Ассамблеясендә Татар теле көне үтәчәк. Әлеге чара Тукайның туган көненә багышлап үткәрелә. Бу хакта чараны оештыручылар хәбәр итә. "Татар теле көненә барлык буын вәкилләре дә чакырулы. Балалар "Кәҗә белән сарык" әкиятен күрсәтәчәк. Чарада катнашырга барлык теләүчеләрне көтеп калабыз", - дип искәртә оештыручылар.Башлана 12:00 сәгатьтә.