Ивановода татар милли мәдәни автономиясенең конференциясе узды

Шулай ук әлеге конференция эшендә катнашырга Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Касыймов шәһәрләреннән, Мәскәү өлкәсеннән дә милли оешма җитәкчеләре килде
(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”, Гөлназ Шәйхи). Иваново шәһәрендә татар милли мәдәни автономиясенең очтет-сайлау конференциясе узды. Аның эшендә Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Беренче урынбасары Рамис Сафин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Әлфия Әхәтова, Казан шәһәре мэриясеннән Гөлназ Исмәгыйлова, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Закиров, “Яңа гасыр” телевидениесеннән “Татарлар” тапшыруы мөхәррире Флера Абдуллина катнашты. Шулай ук әлеге конференция эшендә катнашырга Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Касыймов шәһәрләреннән, Мәскәү өлкәсеннән дә милли оешма җитәкчеләре килде. Бу чарада Иваново шәһәрендә якшәмбе татар мәктәбе ачылуга 15 еллыкны да билгеләп үттеләр. Әлеге конференция кысасында “Милли мәгариф проблемалар”, “Яшьләр оешмасының дәүләт структуралары белән эшчәнлеге” дигән темаларга түгәрәк өстәлләр узды.
Ивановода “Шәрыкъ” дигән татар милли оешмасы 1993 елның февралендә теркәлә. 1999 елның 8 июлендә ул татар милли мәдәни автономиясе итеп үзгәртелә. Милли хәрәкәт барлыкка килгәннән бирле аның җитәкчесе Фәрит Усман улы Ляпин. Унбиш ел дәвамында Ивановода зур, күзгә күренерлек эшләр башкарылган. Бу җирлектә 1994 елда беренче тапкыр милли бәйрәмебез Сабантуе үткәрелгән. Ул хәзер ел саен уза. Шул ук елны татар якшәмбе мәктәбе ачылган. 1997 елда мәчет төзелешенә беренче таш салынган булса, 2003 елда ул, шәһәргә иман нуры иңдереп, ишекләрен ачты. 2000 елда Иваново өлкәсе татар яшьләренең “Нур” дигән оешмасы теркәлде. 2001 елдан бирле “Милләтем” дигән театр студиясе эшли. Аның җитәкчесе Россиянең атказанган артисты Мөхәммәт Кашаев. Алар “Муса”, “Шәҗәрә” спектакльләрен сәхнәләштерделәр. Т.Миңнуллинның “Шәҗәрә”се белән 2004 елда Казанга килгән булсалар, 2008 елда “Муса” спектакле белән Мәскәүдә гастрольләрдә булганнар. Конференция эшенә катнашырга килгән кунакларга да алар кичен “Шәҗәрә”не куйдылар. Бәйрәм кичәсен Рөстәм Закиров та үзенең җырлары белән бизәде.
Иваново өлкәсе милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Ляпин барлык башкарылган эшләргә отчет тотты. Ул эшләр барысы да уңай бәяләнде. Фәрит Усман улына Бөтендөнья татар конгрессының иң зур бүләге – медале тапшырылды. Шулай ук, милли тормышта актив катнашкан милләттәшләребезгә БТК БК рәисенең Беренче урынбасары Рамис Сафин “Рәхмәт хаты”н да бирде. Бу конференциядә автономиянең яңа Советы һәм бертавыштан яңа рәис итеп кабат Фәрит Ляпин сайланланды. Бу конференция эшендә өлкә хакимияте, шәһәр мэриясеннән дә вәкилләр катнашты.