Тәтеш шәһәренең «Каенкай» балалар бакчасында «Карга боткасы» бәйрәмен үткәрделәр

Әлеге чара балаларны татар халык традицияләре белән таныштыру, әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү максатыннан оештырыла.

(Тәтеш, 23 март, «Татар-информ», «Тәтеш таңнары»). Тәтеш шәһәренең «Каенкай» балалар бакчасында традицион «Карга боткасы» бәйрәмен үткәрделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйрәмдә балалар әкиятләр сөйләде, җырлар башкарды, татар халык уеннары уйнады.Балалар янына «Шәвәли» килде, ул кошларны куркытты, әмма балалар хулиганга кошларның нинди файда китерүен күрсәтте һәм сөйләде.

Уеннардан һәм күңел ачудан соң барлык балалар да тәмле «карга боткасы» белән сыйланды, ә аның калдыкларын кошлар өчен җимлекләргә салдылар. Әлеге чара балаларны татар халык традицияләре белән таныштыру, әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү максатыннан оештырыла.

«Карга боткасы» — язны каршылауга багышланган брынгы яз бәйрәме.