Ижевск урамнарының берсенә Советлар Союзы Герое Закир Солтанов исемен бирүне сорыйлар

Закир Солтанов хөрмәтенә шәһәрнең яңа төзелә торган урамнарының берсе аталачак

(Казан, 23 март, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Ижау шәһәре башлыгы Олег Бекмеметьевның социаль челтәрендә пәйда булган яңалык Удмуртия татарларында чын горурлык хисләре уятты. 16нчы мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы Нияз Шәйхетдинов социаль челтәрдә Ижевск урамнарының берсенә Советлар Союзы Герое Закир Солтанов исемен бирүне сорап мөрәҗәгать итте. Бу турыда «Яңарыш» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Бер ай элек Нияз мәктәптә әлеге герой турында инша яза һәм бу геройның язмышы белән шул хәтле кызыксына ки, эзләнү эше белән мавыгып, Закир Солтановның Удмуртиядә, Татарстанда, Украинада яшәүче туганнарын таба ул.

Нияз үзенең бу тәкъдимен шәһәр башлыгы Олег Бекмеметьевка язды. Ул аның фикерен хуплады. Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен саклау, урамнарның атамасын һәм исемен үзгәртү комиссиясенә чакырды. Шәһәр хакимиятендә Нияз презентация ясады, комиссия әгъзалары биргән сорауларга җавап бирде. Аннан Ниязның тәкъдимен тавышка куйдылар. Комиссия әгъзалары бертавыштан хупладылар һәм Закир Солтанов хөрмәтенә шәһәрнең яңа төзелә торган урамнарының берсе аталачак, диделәр.

Кече Пурга районында туып-үскән Закир Солтанов сугышка кадәр Ижевскида яши һәм эшли. 1942 елда үз теләге белән фронтка китә. Курск дугасындагы сугышларда катнаша. Яралана. Бигрәк тә Варшава өчен барган сугышларда аерылып тора. Лейтенант Солтанов Висла елгасы буендагы яуда зур батырлыклар күрсәтә. Әлеге батырлыгы өчен СССРның Югары Советы Президиумының карары нигезендә 1945 елның 24 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Җиңүне Берлинда каршы ала. 1946 елда Удмуртиягә кайта, 1952 елга кадәр мотозаводта эшли.