Зөфәр Гаязов: Татар кухнясы милли горурлыгыбыз булуын тагын бер тапкыр күрсәтергә телибез

Аның әйтүенчә, чит илләрдәге татар диаспораларының милли кухняга карата кызыксынуы зур.

(Казан, 23 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 27-28 февраль көннәрендә “Казан” халыкара ипподромында Юныс Әхмәтҗанов исемендәге Халыкара кулинария бәйгесе узачак. Шул уңайдан бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды. Казан шәһәре һәм Татарстан отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе идарә рәисе Зөфәр Гаязов, Татарстанның халык шагыйре, "Татар гаиләсе" бөтенроссия иҗтимагый фонды рәисе Роберт Миңнуллин, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова, Казан шәһәре һәм Татарстан отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе башкаручы директоры Галина Шәрәфетдинова катнашты.

Легендар кулинар Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгына багышлап һәм татар милли кухнясы традицияләрен популярлаштыру максатларында, Казан шәһәре һәм Татарстан отельерлары һәм рестораторлары ассоциациясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Туризм буенча дәүләт комитеты, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты 2017 елны ресторан сервисы һәм кунакчыллык өлкәсендә Юныс Әхмәтҗанов исемендәге татар милли кулинариясе елы буларак үткәрү инициативасы белән чыккан. Бу нисбәттән, җәмәгать туклануы предприятиеләренең кулинария сәнгате профессионаллары арасында халыкара ачык конкурс уздыру нияте туган. Бәйгегә Россия субъектларыннан һәм чит илләрдәге татар диаспоралары вәкилләрен җәлеп итәргә уйлаганнар.

Зөфәр Гаязов бәйгегә Кыргызстан, Казахстан һәм Таҗикстаннан татар диаспоралары киләчәген әйтте. Ул 28 нче февральдә бөек кулинарыбызның туган көне булуын билгеләп үтеп, бәйгене махсус шушы датага билгеләгәннәрен белдерде. “2007 елдан бирле кулинария конкурсын үткәрәбез, әмма быел ул аеруча үзенчәлекле. Республика чикләреннән чыгып, без чит илләрне дә җәлеп иттек. Күптөрле конкурс сынаулары булачак”, - диде ул. Зөфәр Гаязов әйтүенчә, конкурста ике номинация булачак: беренчесе Юныс Әхмәтҗанов рецепты буенча ризык әзерләү, икенчесе заманча берәр милли ризык әзерләү. Бу номинациядә башка төбәк татарларына хас үзенчәлекләр дә күренер дип уйлый оештыручылар.

“Без җәмәгатьчелек белән берлектә, татар кухнясы милли горурлыгыбыз булуын тагын бер тапкыр күрсәтергә телибез. Төбәгебездә туризм ничек үсеш алганын аңлап, без кунакларның игътибарын мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итеп, милли кухня дәрәҗәсен күтәрергә тиешбез”, - ди Зөфәр Гаязов. Аның сүзләренчә, чит илләрдәге диаспоралар тарафыннан мөрәҗәгатьләр күп, барысын да милли кухня кызыксындыра. “Без үзебезнең кухня перспективасын күрәбез. Безнең аш-суларның Италия, Франция кухнясы кебек интернациональ булуын телибез. Безнең кухня файдалы һәм тәмле, аны үстерергә кирәк”, - ди ул.

Галина Шәрәфетдинова әйтүенчә, бәйгегә һөнәри берләшмәләрне генә түгел, Казан халкын, туристларны, башка төбәкләрдән кунакларны да көтәләр. “Татар диаспораларыннан вәкилләр белән телефоннан сөйләшкәндә, үзебезгә җан атучылар төркемен алып килсәк ярыймы, дип сорыйлар . Димәк. халыкка катнашу гына түгел, алар өчен җан атулары да кызык. Без җәмәгать туклануының теләсә кайсы предприятиесенә керүченең милли кухня ризыгын тәмләп каравы өчен тырышабыз. Татар кулинариясе бер урында таптанмый. Кешеләр Юныс Әхмәтҗанов эше яши һәм дәвам итә дип уйларга тиеш. Мин заманча технологияләр белән китап язачак тагын берәр кулинар барлыкка килер дип ышанам”, - ди ул.

Галина ханым Ипподром территориясенә керү ирекле булачагын, милли төсмерләр бирү өчен Мәдәният һәм сәнгать институты җәлеп ителгәнен әйтте. Ачык мәйданнарда мастер-классларда токмач кисәчәкләр, талкыш кәләвә, өчпочмак һәм башка ризыклар пешерәчәкләр. 10 нан 18 гә кадәр теләге буган һәркем килеп карый ала.

Зөфәр Гаязов чарага Юныс Әхмәтҗановның улы һәм кызы, оныгы киләчәген дә билгеләп узды. Конкурста җиңүчеләр бүләксез калмаячак. Әйтик, студентлар “Татар утары” ресторан комплексында стажировка уза алачак.

Матбугат конференциясендә Юныс Әхмәтҗанов китапларын чит телләргә тәрҗемә итү мөмкинлеге турында да сүз булды. “Казан туристлар шәһәре дибез икән, без аның китапларын рус һәм чит телләргә дә тәрҗемә итәргә тиешбез. Бу мөмкин эш дип уйлыйм”, - диде Роберт Миңнуллин.