news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бакудагы «Туган тел» оешмасының яшь вәкиле Халыкара пианистлар конкурсында җиңгән

Чехиянең Прага шәһәрендә узган бәйгедә 5 нче сыйныф укучысы Җәмил Абдикеев беренче урын алган.

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елның 17 декабрендә Прага шәһәрендә (Чехия) музыка коралларында уйнаучылар бәйгесе булды. Конкурста Азәрбайҗанның Баку шәһәрендәге «Туган тел» оешмасы яшь вәкиле Җәмил Абдикеев җиңде.

«Беренче урынны Баку шәһәренең 17 нче музыка мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы, „Туган тел“ республика татар мәдәнияте җәмгыяте әгъзасы Җәмил Абдикеев яулады», — дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Азәрбәйҗан Республикасындагы даими вәкиллеге.

Җәмил С. Рахманиновның соль-минор тональлек прелюдиясен башкарган. Яшь пианистка уңышлар юлдаш булсын, диелә бу хәбәрдә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100