news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чиләбе татар яшьләре татар костюмы турында лекцияләр башлап җибәрде

Яшьләр түбәтәй һәм калфак ясау буенча мастер-класс үткәрергә ниятли

Чиләбе татар яшьләре татар костюмы турында лекцияләр башлап җибәрде
tatar-congress.org

(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). 18 гыйнварда Чиләбе татар яшьләре татар костюмы турында лекцияләр башлап җибәрде. Беренче лекция VIII–XIX гасырлардагы костюм тарихы турында булган. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.



Яшьләр презентацияләр күрсәтеп, VIII–XIX гасырлардагы татар киемнәре үзенчәлекләрен өйрәнгән. Тукыма төрләре турында да мәгълүмат бирелгән. Әйтик, ир-атларга ефәк тукымадан кием кию тыелганы турында бик күпләр белмәгән.

Яшьләр түбәтәй һәм калфак ясау буенча мастер-класс үткәрергә ниятли, шулай ук татар костюмын мөстәкыйль рәвештә тегү хыялы да бар.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100