Томскида милли тормыш гөрли

Томскида милли тормыш гөрли

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Томски шәһәре Яшь тамашачылар театрында Корбан бәйрәменә багышланган зур чара узган. Милләттәшләребезне бәйрәм белән котларга Казаннан - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының чит төбәктәге татарлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Марс Тукаев, Татарстанның халык артисты Рамил Курамшин һәм ТР атказанган артисты Рөстәм Закиров барганнар.

Томски өлкәсе татар мәдәни үзәге белән татар милли-мәдәни мохтәрияте оештырган әлеге чара чын дәрәҗәсендә бәйрәмгә әйләнгән. Урамда 40 градустан түбәнрәк температура булуга карамастан, 580 кеше сыйдырышлы зал халык белән тулы булган, урын җитмәүчеләр концертны басып караган.

Бәйрәм татарларга хас булганча Кызыл мәчет имамы Низаметдин хәзрәтнең дога укуы белән башланып киткән. Шуннан милләттәшләребезне күптән түгел генә оешкан татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе, Томски шәһәре күчемсез милек департаменты башлыгы Морат Хөснетдинов котлаган.

Корбан уңаеннан уздырылган чарада Томски шәһәре хакимияте башлыгы Александр Макаров та катнашкан һәм милләттәшләребезне бәйрәмнәре белән тәбрикләгән. Әйтергә кирәк, шушы көннәрдә Александр Макаровка да 60 яшь тулды. Һәм татарлар да форсаттан файдаланып, үзләренә һәрвакыт уңай карашта булган шәһәр җитәкчесен зурлап котлаганнар. Марс Тукаев Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хаты һәм Казанның 1000 еллыгы рәсеме белән чыгарылган сервиз бүләк иткән.

Моннан тыш конгресс вәкиле милләттәшләребезне котлап, татар милли-мәдәни мохтәриятенә Коръән китабы, ә татар милли мәдәни үзәгенә 1500 татар җыры кергән караоке дискы тапшырган.

Бәйрәм концерт белән дәвам итеп тагын да җанлана төшкән. Казаннан килгән Рамил Курамшин һәм Рөстәм Закировны аеруча яратканнар - басып кул чапканнар.

Милләттәшләребез янында булып кайткан Марс Тукаев белдерүенчә, Томски татарлары бүгенге көндә бик матур яшәп яталар. Аларның ике - Ак һәм Кызыл тарихи мәчетләре бар. Татар милли мәдәни үзәге исә тарихи биналар исемлегендә булган Кәрим бай йортында урнашкан. Ике катлы бинада китапханә, татар телен укыту сыйныфы, музыка студияләре бар. Анда

эшләүче 25 кеше шәһәр бюджетыннан хезмәт хакы алып тора. Шулай ук Кәрим бай йортының тирә-як җирлеге дә шактый зур. Узган ел аның ишек алдында беренче тапкыр Сабан туе узган. Моңа кадәр милли бәйрәмебез әле Томски өлкәсе авылларында гына оештырыла иде.

Биредәге татарлар “Татарстан-Яңа Гасыр” телевидениесен карауларын белдергәннәр. Гомумән татар дөньясы белән элемтәне өзмәскә тырышулары күренгән. Новосибирски һәм Кемероводагы татарлар белән дә тыгыз элемтәдә торалар икән.