Мурманскида узган милли мәдәниятләр фестивалендә ТР Президентының сәламләү телеграммасына зур әһәмият бирелгән

Мурманскида узган милли мәдәниятләр фестивалендә ТР Президентының сәламләү телеграммасына зур әһәмият бирелгән

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Кичә Мурмански шәһәренең С. М. Киров исемендәге мәдәният йортында беренче тапкыр гөрләп милли мәдәниятләр фестивале узган. “Гөлҗиһан” төбәк татар мәдәни үзәге җитәкчесе Гөлҗиһан Садыйкова “Татар-информ” хәбәрчесенә белдерүенчә, әлеге фестиваль милли-мәдәни үзәкнең биш еллыгына багышланган һәм шул сәбәпле өлкә губернаторы ярдәмендә оештырылган.

Фестивальдә 14 милли үзәкләр үзләренең җыр-биюләре белән таныштырып, шәһәр халкын шаккатырган. “750 урынлык залда алма төшәр урын да булмады. Чөнки фестиваль инде ноябрь аенда ук узарга тиеш иде. Яһүдләр ул чакта Израильга китү сәбәпле, бу чараны соңрак вакытка күчерделәр”, - диде Гөлҗиһан Садыйкова.

Фестивальдә Мурмански өлкәсе губернаторы хакимияте каршындагы иҗтимагый берләшмәләр секторы җитәкчесе Светлана Паршкова һәм шәһәр мэры урынбасары Александр Дубровский катнашкан.

Әйтергә кирәк, әлеге фестивальне сәламләп ТР Президенты Минтимер Шәймиевтан да телеграмма килгән. “Бу барлык җыелган халыкны сокландырды. Чөнки Украина Һәм Литвадан да телеграммалар килгән иде. Әмма Татарстан Президентыныкы кебек зур эчтәлекле котлау булмады. Ул телеграммага аеруча әһәмият бирелде”, - ди Гөлҗиһан Садыйкова.

Фестивальдә татар, яһүд, немец, литва, украин, чуаш, поляк һәм башка милләт вәкилләре үзләренең осталыкларын күрсәтеп, фестиваль өч сәгатькә сузылган. Һәр милли үзәк ике номер күрсәтергә тиеш булса да, татарларга өч җыр җырларга рөхсәт ителгән. Мурмански өлкәсе Снежногорски шәһәреннән 10 яшьлек Руслан Тибеньков бии-бии “Туган авыл” һәм “Туган тел” җырын башкарып, бөтен халыкны шаккатырган. Моннан тыш өлкә филармониясе җырчысы Розали Пиворгизова-Габдуллина да татар милли киемендә “Көзге миләшләрем” җырын башкарган. Нәтиҗәдә, татарлар фестивальдә беренче урынны яулаган. Ләкин бу чыгышларга карап кына куелган бәя булмаган, ә биш ел эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалган. Светлана Паршкова татар үзәгенә грамота, Александр Дубровский рәхмәт хаты, ә эшмәкәрләр цифрлы фотоаппарат бүләк иткәннәр.

Фойеда исә фото һәм китаплар күргәзмәсе оештырылган, татарлар кунакларга чәк-чәк тәкъдим иткән.