Төрки шигырь фестивале кунакларын татар читеге белән калфагы гаҗәпкә калдырды

Казахстанның Төркестан шәһәрендә Халыкара шигырь бәйрәме бара.

(Төркестан, 22 декабрь, "Татар-информ", Сания Әхмәтҗанова). Кичә, 21 декабрьдә, Казахстанның Төркестан шәһәрендә XII Халыкара төрки шигырь фестивале үз эшен башлап җибәрде. Чимкент шәһәрендә һава торышы начар булу сәбәпле, 19 декабрьдә җирле аэропорт самолетлар кабул итмәү сәбәпле, шигырь бәйрәме бер көнгә кичектерелде.

Халыкара шигъри фестиваль Төркия Язучылар берлеге, Төркия мәдәният министрлыгы, Төркестан казах-төрек университеты белән берлектә уздырыла. Быелгы җыен суфи шагыйрь Хуҗа Әхмәт Ясәви истәлегенә багышлана.

Катнашучыларны Халыкара фестивальне башлап оештыручы, төркияле доктор Мәһмәт Доган, Төркия Язучылар берлеге башлыгы - профессор, доктор Муса Казым Арыҗан, башка оештыручылар сәламләде.

Тантаналы ачылыштан соң, «Хуҗа Әхмәт Ясәвинең әдәби мирасы» дигән баш астында фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде.

Төп чыгышны төркияле галим, профессор, доктор Билал Кемекли ясады.

Аннары «Әдәби салон»нар оештырылды. Алар Магҗан Җамабай улы, Хөсәен Байкара, Абай, Томанбай Молдагали, Юныс Әмрә кебек төрки дөньяның бөек каләм ияләре исемен мәңгеләштерү максатын күз алдында тотып үткәрелде. Әлеге әдәбият әһелләренең әдәби мирасы искә алыну белән бергә, зур һәм кече салоннарда Төркия, Болгария, Косово, Кырым, Кыргызстан, Азербайҗан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан һәм башка республикалардан, шул исәптән Татарстаннан – шагыйрьләр Рәмис Аймәт белән Сания Әхмәтҗанова, күрше Башкортстаннан прозаик һәм драматург Айгиз Баймөхәммәтов белән шагыйрь Рамил Чурагулов та чыгыш ясадылар.

Рәмис Аймәт Г.Тукайга багышлап язган шигырен һәм төрек шагыйре Орхан Вәлинең «Истанбулны тыңлыйм» шигырен татарчага үз тәрҗемәсендә укыды. Сания Әхмәтҗанова, Сөембикә турындагы риваятьләрнең берсен сөйләп, үзенең «Кичер, Сөембикә» шигырен укыды. Ни кызганыч, төрки дөнья шагыйрьләренең күбесе Сөембикә исемен һәм тарихын беренче тапкыр ишетеп, гаҗәпләнүен белдерде.

Фестиваль кунаклары 2015 елда Казанда уздырылган Шигырь фестивален бик сагынып искә төшерде. Аларның әйтүенчә, Казан фестивале оештырылу, чараларның сыйфаты һәм тирәнлеге, халык белән тәэмин ителеш ягыннан, ризыкларның тәмле һәм мул булуы белән дә башка фестивальләрдән нык аерылып торган.

Татарстан вәкилләренең милли киемнәреннән калфак белән читек төрки шагыйрьләрдә соклану һәм гаҗәпләнү белдереп, фотокамераларның игътибар үзәгендә булды.

Казах акыны Шаһизадә Әбдекәримов әйтүенчә, татарлар – искиткеч халык. Байконур шәһәрендә татарларның этнография үзәге бар. Мондый үзәкләрне андагы казахлар да, руслар да оештырмаган. Күпкатлы өйләр арасында булса да, казан асып, ризык пешереп, Нәүрүз бәйрәмен үткәрүләре, анда милли киемнәр киеп килүләре сокландыра, ди ул. Байконурда хезмәт иткән татар офицерлары, телекомпаниянең баш режиссеры Илдар Исмәгыйлев исемле егетне дә чын милли шәхес үрнәкләре, дип атады Шаһизадә акын.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Казахстанда XII Халыкара төрки шигырь фестивале бара. Анда төрки телле йөзгә якын каләм иясе, шул исәптән Татарстан вәкилләре дә катнаша.

Фестиваль тәүге тапкыр 1992 елда Төркиянең Бурса шәһәрендә уздырылды. Ул 2 елга бер тапкыр Төркия мәдәният министрлыгы матди ярдәме белән оештырыла. 2015 елгы төрки шигырь бәйрәме Казанда үткәрелде.