Йолдыз Миңнуллина әсәренә куелган «Өтүкән» перформансы «Һөнәр» фестивалендә катнаша

Перформансның режиссеры - Нурбәк Батулла.
(Казан, 22 ноября, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Яңа буын татар иҗатчылары Нурбәк Батулла белән Йолдыз Миңнуллина «Өтүкән» перформансы «Һөнәр» бөтенроссия яшь режиссура фестивалендә катнаша.Тамаша фестиваль кысаларында премьера булган урында — Werk төнге клубында күрсәтелә. Спектакль программасына ул 9 декабрьгә куелган. Перформансны «Калеб» яңа буын җыены тәкъдим итә.Перформансның режиссеры — Нурбәк Батулла. Ут куючы — Юлия Самодурова. Катнашалар — Нурбәк Батулла, Илдар Камалиев һәм Йолдыз Миңнуллина.Поэтик-пластик тамаша Йолдыз Миңнуллинаның «Өтүкән» поэмасы нигезендә куелган. Шигъри әсәрне шагыйрә үзе укый. Перформанста танылган көрәш остасы Вакыйф Дәүләтшин тавышы яңгырый.«Өтүкән» перформансы кысаларында авторлар тән, сүз һәм яктылык аша дәвердән дәвергә күчеп килгән сорауларга җавап эзли. Безнең асыл башлангычыбыз нинди? Үзара багъланышларга корылган дөньяда ул үзгәрешсез сакланып кала аламы? Көчкә каршы көч табылганда, көрәштән баш тарту — ул җиңүме, җиңелүме?Перформансның премьерасы 4 ноябрьдә булды.XI «Һөнәр» бөтенроссия яшь режиссура фестивале Казанда 6 — 11 декабрь көннәрендә үтә. Фестиваль Камал театры идеясе белән үткәрелә башлаган иде. Хәзер аны Кариев театры үткәрә.