Краснодарда милли ризыкларны дөрес әзерләү серләренә өйрәттеләр

Краснодарда яшәүчеләр татар халкының мәдәнияте белән танышкан.
(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Краснодарда "Болгар−К" җәмгыяте активистлары барлык теләүчеләрне тәмле ризыклар белән сыйлаган, үз традицияләре турында сөйләде һәм милли ризыкларны дөрес әзерләү серләренә өйрәткән. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.Шәһәр халкы өчпочмак, гөбәдия, чәк-чәк һәм башка бик күп ризыкларны авыз итә алган.Фестивальдә катнашучыларны өй шартларында токмач әзерләргә дә өйрәткәннәр. Камыр ясау өчен йомырка, тоз һәм он гына кирәк. Әмма токмачны профессиональ рәвештә кисү өчен шактый тәҗрибә таләп ителә.Татар милли ризыкларын авыз итүдән тыш, Краснодарда яшәүчеләр татар халкының мәдәнияте белән танышкан. Моның өчен милли киемнәр урнаштырылган почмак булдырылган. Шулай ук түбәтәйләр, курчаклар һәм сувенир продукциясе сатып алырга мөмкинлек тудырылган.